Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Херсон өлкәсендәге һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 27 кешегә кадәр арткан
Херсон өлкәсенең Хорлы авылына Украина Кораллы көчләре һөҗүм итү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 27 кешегә кадәр арткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко ведомствоның телеграм-каналында хәбәр итте.
Аның мәгълүматлары нигезендә, һәлак булучылар арасында ике балигъ булмаган бала бар. 31 кеше, шул исәптән биш бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән медицина учреждениеләренә китерелгән.
Һәлакәт урынында тикшерүчеләр берничә пилотсыз очучы аппаратның фрагментларын алган. 26дан артык суд экспертизасы билгеләнгән, диделәр Тикшерү комитетында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз