Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәзрәт Ваһапов фонды үткәргән ифтар турында: Белем мәҗлесенә дә әверелде
Ваһапов фонды «Туган авылым» комплексында ифтар уздырды. Казанның «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин ифтарның белем мәҗлесе дә булып торуын әйтте.
«Хәзерге вакытта безнең ифтар мәҗлесләрендә фәкать ислам динендә булган кардәшләребез генә түгел. Икенче диндә булган кардәшләребез дә килә. Хәтта Аллаһы Тәгаләгә ышанмасалар да, безнең ислам дине мәдәниятендә катнашыйм, мөбарәк ифтар мәҗлесендә булыйм, белим, ишетим дип киләләр. Ифтар белем мәҗлесенә дә әверелде», - дип сөйләде ул.
Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов ифтарның халыкара дәрәҗәдә узуын искәртте, мәҗлескә 17 ил вәкиле чакырылган. Ул «Казанда Шәрык базары» фестиваленә старт бирелүен әйтте.
«Бүген фестивалебезгә старт бирәбез. Икенче ел ул Рамазан аена туры килә. Узган елда фестиваль 30 милли мәдәниятне берләштерде. Фестиваль кысаларында уза торган чараларга ике яңа чара өстәлде. Төрки һәм Көнчыгыш халыкларының яшь башкаручылар бәйгесе һәм Татарстан Фәннәр академиясе белән бергә фәнни-гамәли конференция әзерлибез», - диде ул. Фестивальнең төп чаралары ноябрь аенда узачак.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, фестиваль аерым мәгънәгә ия. «Халыкны берләштерү, милләтара элемтәләрне ныгыту безгә бүген аеруча кирәк. Рифат Әхмәт улына рәхмәт, аның идеяләре күп, ул Казанны тагын бер матур вакыйга белән бизәде. Фестиваль әле тарихының башында гына булса да, зур кызыксыну уята. Фестиваль тарихы озын булсын иде, без ярдәм итәргә тырышырбыз», - дип сөйләде ул.
Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов уңыш нигезендә рухи кыйммәтләр торуын әйтте. «Без ни кадәр генә технологияләрне үстерсәк тә, безнең уңыш нигезендә рухи кыйммәтләр ята. Үзенең динен, телен, тарихын, мәдәниятен белмәгән, өйрәнергә теләмәгән халык халык булудан туктый. Шөкер республикабыз, илебездә бу өлкәләргә зур игътибар бирелә. Мондый күркәм чаралар дини, рухи нигезебезне ныгытуга зур өлеш кертә», - диде ул.
Кунаклар арасында милли-мәдәни автономия җитәкчеләре, республикаларның генераль консуллар бар иде. Генераль консуллар кунакларны Рамазан ае белән котлады. Хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Ифтарны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып барды. Ифтарда мөнәҗәтләр, нәшидләр яңгырады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз