news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзрәт мәдрәсәгә сәдака итеп бирелгән хәләл булмаган акчаның кулланылышын аңлатты

Хәзрәт мәдрәсәгә сәдака итеп бирелгән хәләл булмаган акчаның кулланылышын аңлатты
Гөлүзә Ибраһимова

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә «Мәдрәсәгә игелек кыл» яки мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләләре» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Хәзрәтләр сәдака итеп бирелгән хәләл булмаган акчаның ничек кулланылуын сөйләде.

«Кәгъбәтулланы төзегән вакытта хәләл акчаларны гына җыйдылар. Мәдрәсәгә хәрәм акчасы керсә, һәм ул акчага шәкертләрне ашатсаң, бәрәкәте булмый. Сәдаканың берничә төре бар. Мәдрәсәгә китерсәләр, һәрберсен аерым тотабыз, мәсәлән, фитр сәдакасын ашатуга гына тотабыз. «Процент акчасы», – дип китерүчеләр бар. Банкта күпмедер сумма яткан, проценты җыелган. Аның савабы булмый. Аны бәдрәф төзер өчен тотарга була. Аны ашату өчен тотмыйбыз, – дип аңлатты Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин.

Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин хәләл булмаган акчаны файдаланып булуын әйтте. «Хәләл булмаган акчаны ташларга дигән сүз түгел, аны дини оешмада файдаланырга мөмкин», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100