news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәзрәт Кадер кичәсендә сораячак теләкләрне алдан язып барырга киңәш итте

Кадер кичендә кулларны күтәреп, кирәк әйберне үзегезгә һәм бөтен халыкка да сорагыз, диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Хәзрәт Кадер кичәсендә сораячак теләкләрне алдан язып барырга киңәш итте
"Гадел әңгәмә" тапшыруы
Рамил Гали

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кадер кичәсендә Аллаһы Тәгаләдән сорарга ниятләгән теләкләрне алдан язып барырга киңәш итте.

«Үзегезгә кәгазь алып, Рамазан дәверендә нәрсә кирәк – шуны язып барыгыз. «Моны, шуны сорыйм», – дип язып, Кадер кичендә кулларны күтәреп, кирәк әйберне үзегезгә һәм, гомумән, бөтен халыкка да сорагыз. Мәсәлән, «Йә Раббым, шифаларны бир, чирләгән бөтен кешеләргә, миңа да шифасын бир, дип», – диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруының Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышында.

Рөстәм хәзрәт Кадер киченең ни өчен яшеренгәнен дә аңлатты. 

«Расүлебез (с.г.в.) хәдистә: «Мин көнен белә идем, оныттым», – ди. Галимнәр: «Шушы мизгелдә бөтен догаларыбыз кабул ителә, ел буе гөнаһлар кылып, шушы вакытта гына кулларны күтәреп, елап дога кылыр идек», – дип аңлата. Расүлебез (с.г.в.) шул хикмәттән әйтмәгәндер. Ләкин ул: «Ахыргы ун төндә эзләгез, гыйбадәттә, изгелектә булыгыз», – дигән. Хикмәте зур. Кадер кичәсенең кайчан икәнен беребез дә белми, шуңа да күбрәк изгелек кылыйк», – диде ул.

  • «Гадел әңгәмә» тапшыруының Рамазан аена багышланган махсус чыгарылышы чыкты. Уразага кагылышлы иң актуаль сорауларга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде. Тапшыруны безнең Ютуб-каналда карый аласыз.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100