Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәзрәт белән чәй: бала тугач нәрсә эшләргә кирәк һәм исламда нинди исемнәр рөхсәт ителә
Имам шәригать буенча балаларга нинди исемнәр кушарга рөхсәт ителүе турында сөйләде.
Бала туганнан соң нинди процедуралар үткәрергә кирәк? Балаларга нинди исемнәр кушарга рөхсәт ителә? Исем кешенең язмышына һәм характерына тәэсир итәме? «Хәзрәт белән чәй» проекты кысаларында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин әлеге һәм башка сорауларга җавап бирде.
«Аллаһы Тәгалә безгә балаларны әманәт итеп бирә»
Рөстәм хәзрәт, бала тугач нинди процедуралар үткәрергә кирәк?
Аллаһы Тәгалә безгә бала алып кайтырга насыйп итү – ул зур бәхет. Бик күп гаиләләр озак еллар дәвамында бала алып кайта алмый. Алар безгә килә, без алар өчен укыйбыз, Аллаһыбыздан сорыйбыз. Мин һәрвакыт һәр гаиләдә балалар булсын, дип дога кылам.
Аллаһы Тәгалә безгә балаларны әманәт итеп бирә. Без аның өчен Аллаһ каршында җаваплы. Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи үә сәлләм әйткәнчә, безнең иң беренче бурычыбыз – балабызга яхшы, матур исем сайлау.
Бу – бик катлаулы мәсьәлә. Әни кешегә бер исем ошый, әти кеше икенче исем тәкъдим итә. Мондый очракта бөтен вариантларны язып алыгыз һәм сезгә никах укыган имамга яки якындагы мәчеткә мөрәҗәгать итегез, киңәшләшегез.
«Иң яхшы исемнәр – Габдулла һәм Габдрахман»
Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи үә сәлләм әйткәнчә, ир балага кушу өчен иң яхшы исемнәр – Габдулла һәм Габдрахман. Аннан соң башка пәйгамбәрләребезнең исемнәре. Әйтик, Мөхәммәд, Әхмәд, Якуб, Йосыф һәм башкалар.
Балагызга нинди исем кушарга белмәсәгез, нәсел агачыгыздагы әби-бабаларыгызның исемнәрен карагыз. Аларның исемнәре чын татарча булган. Мондый исемнәр һәрвакыт модада булачак. Шуңа күрә ата-аналарның иң беренче бурычы – матур исем сайлау һәм сабыйга исем кушу йоласын үткәрү. Хәзер кайбер әтиләр үзләре исем кушарга, баланың колагына азан әйтергә тырыша. Әлбәттә, бу бик яхшы. Имам чакыру да әйбәт.
Рөстәм хәзрәт: «Корбанны җиденче көнгә чалырга кирәк»
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»
«Бала тугач корбан чалу: ир бала өчен – ике бәрән, кыз бала өчен – бер»
Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи үә сәлләм әйткән: мөмкинлегегез булса, бала туганнан соң корбан чалыгыз: ир бала өчен – ике бәрән, кыз бала өчен – бер. Еш кына моның ни өчен кирәк икәнен сорыйлар. Бервакыт пәйгамбәрдән дә (саләллаху галәйһи үә сәлләм) шул хакта сораганнар. Бала сау-сәламәт булсын, авырмасын өчен, дип җавап биргән ул. Корбанны җиденче көнгә чалырга кушалар.
Тагын бер мөһим мәсьәлә бар. Еш кына әтиләр моннан куркып кала. Әмма пәйгамбәребез саләллаху галәйһи үә сәлләм шулай ук җиденче көнгә яки соңрак баланың чәчләрен кырырга кушкан. Аннары кырган чәчләрне үлчәргә һәм килеп чыккан авырлыктагы көмеш бәясен сәдака итеп таратырга кирәк.
Моны ни өчен эшләргә кирәк, дип сорый әти-әниләр. Күбесе моннан курка. Баланың башын кырганда бертөрле массаж ясала, бу аның күрү, ишетү сәләтенә тәэсир итә, ягъни бала үсә башлый.
«Киләсе бурычыбыз – балага белем бирү»
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Сөннәткә утырту: никадәр иртәрәк эшләсәң, шулкадәр яхшырак»
Ир бала туса, сабыйны сөннәткә утыртырга кирәк. Миннән еш кына: «Хәзрәт, моны кайчан эшләргә?» - дип сорыйлар. Менә без хастаханәгә бардык, өч яшьтә ясарга кирәк, дип әйтәләр, диләр.
Пәйгамбәребез саләллаху галәйһи үә сәлләм никадәр иртәрәк ясасаң, шулкадәр яхшырак, дип әйткән. Җиденче көнгә ясарга киңәш иткән. Бу процедураны никадәр иртәрәк узсагыз, бала шулкадәр азрак стресс кичерәчәк. Бу йоланы үтәү өчен профессионалларга, тәҗрибәле хирургларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Югарыда аталган әйберләрне без бала туганнан соң эшләргә тиеш.
Киләсе бурычыбыз – балага белем бирү. Бездән еш кына баланы ничә яшьтән догаларга өйрәтә башларга кирәк, дип сорыйлар. Бер тарих бар. Борынгы заманда бер яшь әти куана-куана иң бөек имамнарның берсе янына чабып килгән. «Минем балам туды. Мин аны кайчан догаларга өйрәтә башлый алам?» - дигән әти кеше. «Улым, син инде тугыз айга соңга калгансың», - дип җавап биргән аңа имам. Бала әнисенең карынында чакта ук бөтен нәрсәне сеңдереп үсә.
Безнең балаларыбыз үзебезгә охшаячак. Шуңа күрә балаларны мәхәббәттә үстерергә тырышыгыз. Алар әтинең әни турында, ә әнинең әти турында кайгыртуын күреп үсәргә тиеш.
«Әгәр сезгә берничә төрле исем ошый икән, имамга мөрәҗәгать итегез, аның белән киңәшләшегез»
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Яхшы мәгънәле мөселман исемнәре кушарга кирәк»
Мөселман балаларга нинди исемнәр кушарга рөхсәт ителә?
Исем сайлау – бик мөһим мәсьәлә. Бик күп төрле матур исемнәр бар, ләкин еш очракта аларның мәгънәсе яхшы түгел.
Әгәр сезгә берничә төрле исем ошый икән, имамга мөрәҗәгать итегез, аның белән киңәшләшегез. Моның өчен мәчеткә килү мәҗбүри түгел. Сез безгә хат язып җибәрә аласыз. Без исә сезгә кайсы исемнәрне кушарга ярый, ә кайсылары киңәш ителми икәнен аңлатачакбыз.
«Күз тию, сихер һәм башка нәрсәләр исемгә кагылмый, алар кешенең үзенә кагыла»
Фото: © «Татар-информ»
«Күз тию һәм сихер исемгә кагылмый, алар кешенең үзенә кагыла»
Әти-әниләр баласының исемен үзгәртә аламы һәм документларны үзгәртергә кирәкме?
Кайвакыт безгә балаларына берәү дә белми торган икенче исем кушуны сорап киләләр. Бу балага күз тимәсен өчен эшләнә. Сорыйлар икән, без исем кушабыз. Ләкин шуны аңларга кирәк: күз тию, сихер һәм башка нәрсәләр исемгә кагылмый, алар кешенең үзенә кагыла. Шуңа күрә моны бик дөрес дип атап булмый. Кешенең исеме – аңа һәркем эндәшә торган исем. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аны шул исем белән эндәшеп чакырачак.
Әгәр балагызның исемен үзгәртергә булгансыз икән, аның бөтен документларын тәртипкә китерергә, бөтен җирдә исемен алыштырырга тырышыгыз. Соңыннан проблемалары булырлык булмасын.
«Барысы да Аллаһы Тәгаләдән килә. Балага ниндидер «авыр» исем кушу аның язмышын хәл итми һәм сәламәтлегенә йогынты ясамый»
Фото: © «Татар-информ»
«Баланың сәламәтлегенә «авыр» исем тәэсир итә алмый»
Исем кешенең язмышына, аның шәхси сыйфатларына, сәламәтлегенә тәэсир итәме?
Сез әле балагызга исем сайларга өлгермәгән дә вакытта, сабый анасының карынында чакта – 120нче көнгә фәрештә килә. Ул, Аллаһы Тәгалә кушуы буенча, сабыйга җан өрә. Аллаһы Тәгалә фәрештәгә баланың язмышын – аның күпме яшәячәген, ашаячак ризыгын, яшәячәк фатирларын, эшләп алачак хезмәт хакын, пенсиясен, бәхетле яки бәхетсез булачагын язып куярга куша. Әгәр бала еш авырый икән, без Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез һәм аның өчен сәламәт һәм озын гомер сорыйбыз. Бигрәк тә җомга көнне, Гарәфә көнендә, ураза вакытында күп итеп сорарга кирәк. Бу вакытта безнең догаларыбыз кабул ителә. Барысы да Аллаһы Тәгаләдән килә. Балага ниндидер «авыр» исем кушу аның язмышын хәл итми һәм сәламәтлегенә йогынты ясамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз