news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәзинә» сәнгать галереясендә «Бәхет составы» дигән халыкара күргәзмә ачыла

11 июньдә 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Үзбәкстан рәссамы Татьяна Фадееваның «Бәхет составы» дигән халыкара шәхси күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә 70тән артык сәнгать әсәре, инсталляцияләр, шулай ук мультипликация тәкъдим ителәчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татьяна Фадеева (1978) – халыкара хәзерге заман арт-сәхнәсенең күренекле вәкиле, билгеле рәссам, сценограф, анимацион фильмнарның рәссам-куючысы, күргәзмәләр кураторы. Рәссам – Камолиддин Бехзод исемендәге Ташкент милли сәнгать һәм дизайн институтын тәмамлаган (театр декорациясе бүлеге, 2002), АКШда стажировка үткән (2004), Үзбәкстан, Россия, Грузия, Төркия, Азәрбайҗан һәм башка илләрдә халыкара художество күргәзмәләрендә һәм проектларында катнашкан.

Фадеева – Үзбәкстан рәссамнары иҗат берләшмәсе әгъзасы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Фадееваның әсәрләре бөтен дөнья буйлап дәүләт һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Үз иҗатында ул ныгышкан кануннарны деконструкцияли һәм катлаулырак, күпкатламлырак образлар иҗат итә. Татьяна Фадеева төрле медиумнар белән эшли: станок живописе һәм графикасы, дизайн, перформанс һәм инсталляцияләр. Рәссам хатын-кыз идентичносты, матурлык, раса, культура, милләт һ.б. темаларны үстерә. Аның әсәрләре батыл һәм ихтыярлы, анда автор фикере ишарә, метафора һәм аллегория аша бирелә.

«Бәхет составы» – кеше язмышы ничек төзелүе, эчке һәм тышкы элементлардан нинди тоемнау туа турында уйлану. Болай ук бу исемдәге «состав» – ул поезд да, рәссамның тормышы да, Ташкенттан Казанга юл да. «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татьяна Фадееваның күргәзмәсе – бу зур юлның яңа станциясе, монда шәхси тарих урын тарихы белән очраша, шәхси сәнгать теле киңлек белән диалогка керә.

«Бәхет составы» күргәзмәсен 2026 елның августына кадәр карап булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot