news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында бушлай экскурсия узачак

12 августта Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе буенча түләүсез экскурсия узачак. Экспозициядә – атказанган рәссамнар һәм осталарның сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләре.

Күргәзмә буенча экскурсияне проектның кураторы, «Декоратив-гамәли сәнгать рәссамнарының иҗат берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы директоры Сергей Коломийцев үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

Чара 16:00 сәгатьтә башлана, алдан теркәлү өчен +7(843)567-80-43 телефоны буенча яки «Вконтакте» социаль челтәрендәге галерея берләшмәсе аша хәбәр итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot