news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәзинә» «Кол Шәриф» мәчете гөмбәзе авторы - Фәрит Вәлиуллин күргәзмәсен тәкъдим итә

Иртәгә, 11 июньдә Татарстан сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясында Фәрит Вәлиуллинның «Сказанием встает Казан...» дигән күргәзмәсе ачыла. Ул Түбән Камада яшәп һәм иҗат итеп, шәһәр рәссамнарының иҗади төркеме рәисе һәм Татарстанның «Адель» дип аталган беренче хосусый сәнгать галереясын оештыручыларның берсе булуы белән билгеле.

Моннан тыш, Фәрит Вәлиуллин - «Кол Шәриф» мәчете гөмбәзенең эчке өлеше монументаль бизәлеше авторларыннан берсе. Аның җитәкчелегендә Казанның шәһәр яны тимер юл вокзалы фасадында «Советская Татария» сграффитосына реконструкция үткәрелә. Рәссам 1998 елдан Яшел Үзәндә яши.

«Экспозициягә рәссам тәкъдим иткән 60 эшнең 30ы кергән – күргәзмә зур түгел, ул галереяның беренче катындагы ике залда узачак. Күргәзмә түгәрәк датага багышланмаган: Фәрит Вәлиуллин юбилеен узган ел билгеләп үтте, әмма 66 ел - шулай ук матур дата, бу вакытка бик яхшы иҗат багажы тупланган», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан сынлы сәнгать музее матбугат хезмәтендә.

«Сказанием встает Казан» күргәзмәсе Вәлиуллин эшләренең ретроспективасын тәкъдим итәчәк. Ә бу үзенә күрә - вакыт һәм пространство аша сәяхәт. Татар халкы тарихы, рухи мирасы һәм архитектура символлары – рәссам картиналарының темалары әнә шулар. Алар белән 6 июльгә кадәр танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100