news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәзинә» галереясында татар рәссамы Рөстәм Килдебәковның картиналар күргәзмәсе ачыла

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында татар рәссамы Рөстәм Килдебәковның «Төс формуласы» күргәзмәсе ачыла.

Казанлыларга һәм ТР башкаласы кунакларына Татарстан Республикасы сынлы сәнгать музее тупланмасыннан һәм шәхси коллекцияләрдән беренче эшләр белән тулыландырылган 1960-1990 еллардагы рәссам остаханәсеннән моңа кадәр күрсәтелмәгән 150 дән артык рәсем сәнгате әсәре һәм график әсәр тәкъдим итәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте..

«Төс формуласы» «Казан авангарды: икенче дулкын» циклын дәвам итә һәм бүгенге заманның иң күренекле татар рәссамнарының берсенең иҗатын тәкъдим итә. 29 нчы мартта остага 89 яшь тула. Аның эшләре инде 60 елдан артык тамашачыларны сөендерә, диелә хәбәрдә.

Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачылачак һәм 3 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ачылуга керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot