news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәзинә» галереясында «Сүз. Башлангыч код» күргәзмәсе ачыла

24 майда Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Сүз. Башлангыч код» дип аталган экспозиция ачылачак, ул христиан һәм ислам диннәренең каллиграфик традицияләрен хәзерге заман сәнгате чаралары белән сәнгати интерпретацияләүгә багышлана.

Программада, күргәзмә белән беррәттән, заманча сәнгатьтә текстларны визуализацияләү буенча мәдәниятара проблемалар буенча түгәрәк өстәл, мастер-класслар, перформанслар, вокаль һәм хореография тамашалары да була. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Күргәзмәдә урам һәм традицион каллиграфия, инсталляция эшләре, компьютер графикасы әсәрләре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Поповның рәсем сәнгате һәм каллиграфик эшләре тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

Экспозиция төрле мәдәниятләрнең хәрефләр, сүзләр, текстлар аша берләшү нокталарын табып, мәдәниятара һәм конфессияара диалог проблемаларын күтәрә.

Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла. 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр керү бушлай булачак.

Экспозицияне ачканнан соң, Казан Кремленең Благовещение соборында Гнесиннар исемендәге музыка училищесының камера хоры чыгышы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

«Сүз. Башлангыч код» проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл ярдәмендә тормышка ашырыла.

Проект шулай ук ТР Милли китапханәсендә дә була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100