Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Хәзинә» галереясында шагыйрь, рәссам Хәмит Латыйповның шәхси күргәзмәсе ачыла
3 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Латыйповның «Туган җирдә» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачыла. Анда килүчеләр останың 100 гә якын әсәрен, шул исәптән пастель техникасында ясалган 20 дән артык графика белән башкарылган эшен, «Туган җир» рәсемнәре сериясен, керамика һәм агач эшләнмәләрен күрә алачаклар.
Хәмит Латыйповның иҗаты – нео-примитивизмның тат-авангардтагы бер төре. Останың эшләре төрки халыкларның этник тамырларын эзләүгә багышланган. Ул мифологиягә һәм борынгы ышануларга мөрәҗәгать итә, татар һәм башкортларның дөньяны танып белүләренең этник үзенчәлекләрен табарга омтыла. Х.Латыйповның күп кенә әсәрләре татар һәм башкорт халыкларының көнкүрешен һәм йолаларын күзәтүдән гыйбарәт, ә композиция нигезендә аларның декоратив-гамәли сәнгате бизәкләре ята.
Графика стилендә ясалган картиналарда төрле көнкүреш ситуацияләрендә тәкъдим ителгән кешеләрнең ачык силуэтларын күрергә мөмкин. Алар полотноның бөтен яссылыгын тутыра торган катлаулы орнаменталь тыгыз фонга ясалган.
Экспозиция 16:00 сәгатьтә ачылачак. Аны 7 декабрьгә кадәр карап булачак, дип хәбәр итә Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз