news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәзинә» галереясында фотограф Фәрит Гобәев эшләреннән торган күргәзмә ачыла

19 августта Казан Кремле территориясендәге ТР Сынлы сәнгать музее филиалында - «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында Казанның танылган фотографы Фәрит Гобәевнең «Искусство присутствия» дип аталган күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә фотографның быелның маенда дөнья күргән беренче фотоальбомы исеме белән аталган.

Экспозиция беренче каттагы дүрт залны алып торачак. Башта анда 70 фото тәкъдим ителергә тиеш булган, тик соңыннан автор аларның санын 100гә җиткергән. Сүз уңаеннан, «Искусство присутствия» альбомында 200дән артык фото урын алган.

«Хәзинә» галереясында булдым һәм дүрт залда «Искусство присутствия» күргәзмәсе өчен 70 эш кенә аз булачак дип уйладым... Ашыгыч рәвештә тагын 30 фото бастырып алырга туры килде. Күргәзмә ачылыр алдыннан ике көн эчендә 100 фотодан торган экспозиция әзер булыр дип өметләнәм», - дип язган фотограф социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә.

«Искусство присутствия» күргәзмәсе 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмә эшләгән көннәрдә Фәрит Гобәев аның залларында artist talk (фото сөючеләр белән очрашу) һәм фотография сәнгате буенча берничә мастер-класс үткәрергә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100