news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәзинә» галереясы күргәзмәләргә ирекле керү мөмкинлеген ача

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алачак. Акция 22 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галереяда Баки Урманче әсәрләре күрсәтелә, шулай ук берничә күргәзмә эшли. Алар арасында «Наш адрес Советский Союз!», Александр Рубцовның «Между Тунисом и Россией», «Петр Сперанский «Архитектор» татарского театра» һәм башкалар, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Күргәзмәләргә керү өчен теркәлү кирәкми, аларны галереяның эш режимы буенча бушлай карарга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100