news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәзинә» галереясендә «Петр Сперанский - татар театрының «архитекторы» күргәзмәсе ачыла

23 мартта 16.00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә Татарстан Сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» галереясендә «Петр Сперанский – татар театры «архитекторы» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә «Хуҗа Насретдин», «Король Лир» кебек танылган спектакльләрнең декорацияләренә, «Алтынчәч», «Пиковая дама» операларына, «Шүрәле», «Дон Кихот» балетларына эскизлар, спектакльләргә костюмнар, Татарстан Сынлы сәнгате музее, Камал театры һәм шәхси җыентыкларыннан архив фотосурәтләре тәкъдим ителә.

Экспозициянең бер өлеше Казан, Кырым, Кавказ күренешләре белән лирик пейзажларга һәм татар орнаментының күпсанлы бизәкләренә багышланган. Алар «Татар халык орнаменты» (1948, 1953) альбомнарының нигезен тәшкил иткән.

Петр Сперанский - театр рәссамы, монументалист, архитектор, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1945), ТАССРның халык рәссамы (1948).

Петр Сперанский (1891-1964) ХХ гасыр Россия сәнгате тарихына совет татар сценографиясе классигы һәм «сталин классицизмы» архитекторы буларак кереп калды. Аның театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез, диелә хәбәрдә.

Ул ярты гасырлык иҗади эшчәнлегендә рус, татар һәм көнбатыш классикасының өч йөздән артык спектакле, опера һәм балет өчен декорацияләр ясаган. Педагог буларак, ул 35 елда Идел буе театр рәссамнарының ике буынын, беренче чиратта, татар театры өчен тәрбияләде. Сперанский беренче булып татар халык орнаменты альбомнарын җыйды һәм бастырып чыгарды, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100