Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хәзинә» галереясендә Казан рәссамнарының иҗатын берләштергән күргәзмә ачыла
10 апрель көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Казан рәссамнары Григорий Эйдинов һәм Ришат Газиев эшләрен берләштергән «Босфордан Саянга кадәр» күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә авторларның Төркиягә һәм Хакасия Республикасына сәяхәт вакытында иҗат ителгән әсәрләре тәкъдим ителә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмәдә күбесенчә ачык һавада иҗат ителгән сәнгать әсәрләрен (пленэр этюдларны), шул исәптән Истанбулда ясалган картиналарны күрергә була. Аларда меңнәрчә чакрым ераклыкта урнашкан шәһәр сулышы, бай архитектура үрнәкләре һәм табигать күренешләре, шулай ук рәссамнар берничә атна дәвамында эшләгән мәдәни мохит үзенчәлекләре чагыла.
Төркия белән бәйле әсәрләр ике автор иҗатында да халыкара дәрәҗәдә югары бәя бирелгән мөһим этап булып тора. Соңрак Хакасиядә ясалган картиналарда да сәяхәтләр һәм киңлекләрне тикшерү темасы дәвам итә. Әлеге эшләрдә рәссамнар Себер далаларын һәм Саян итәгендәге тауларны сурәтли, дип хәбәр итә «Хәзинә» галереясе.
Экспозиция вакыт һәм география белән аерылып тора торган, әмма бердәм сәнгати якын килү белән бәйле ике өлештән тора. Күргәзмәгә килүчеләр залларда рәссамнарны сокландырган гаҗәеп матур урыннар тасвирланган картиналарны күрә ала.
Күргәзмәне ачу тантанасы 10 апрельгә билгеләнгән. Бу көнне кунаклар вернисажга бушлай керә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз