news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәзинә» галереясендә Тукай премиясенә номинант Наилә Кумысникованың күргәзмәсе ачыла

Казан Кремле территориясендәге Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музееның филиалы «Хәзинә» галереясендә 29 мартта Наилә Кумысникованың күргәзмәсе ачыла. Наилә Кумысникова – быел Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә номинантларның берсе. 1995 елда Татарстанда беренче булып «Булгари» дип аталган халык һөнәрләре иҗади остаханәсен оештырган рәссам күн мозаикасы тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәгә килүчеләр Татарстанның Сынлы сәнгать музее коллекциясеннән, шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгы коллекциясеннән һәм шәхси тупланмалардан панно, читекләр, сумкалар, костюмнар күрә алачак. Кул эшләре остасы татар бизәкле җөйсез читекләр, ир-атлар читекләре, төрле төсле җөй («рябиновка» дип йөртелә) ясауның борынгы технологиясен торгызган, алар аның эшләнмәләрендә декорның мөстәкыйль элементы ролен башкара.

«Күргәзмә беренче каттагы ике залда булачак. Анда иллегә якын эш тәкъдим ителәчәк. Иң зурысы – «Алтын кош» панносы. Аның зурлыгы 130×100 сантиметр. Иң әһәмиятле әсәрләрдән татар милли сервизлар сериясен, аларның өч җыелмасын әйтеп үтеп була. Бу әйберләр Наилә Кумысникованы әлеге сервизларның рәссамы буларак тәкъдим итә», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәтендә.

Наилә Кумысникова - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың халык рәссамы, Баки Урманче исемендәге премия лауреаты һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы рәссамнарының берсе, ул төрле сынлы сәнгать төрләрендә уңышлы эшли. Моннан тыш, Казан сәнгать училищесын «5»ле билгеләренә генә тәмамлаган һәм Мәскәүдә Суриков сәнгать институтында белем алган укытучы, рәссам, сценограф, декоратив-гамәли сәнгать рәссамы.

Наилә Кумысникова Камал исемендәге Татар академия театрында, Әлмәт татар драма театрында, Казанның «Экипаж» эксперименталь театрында, Татар яшьләр театрында, «Адым» татар яшьләр театрында, Бөгелмә рус драма театрында һәм башка мәйданчыкларда спектакльләргә декорацияләр һәм костюмнар ясаган.

Кул остасы Тукай премиясенә күн мозаика техникасында эшләнгән панно белән тәкъдим ителә, панно – аның милли традицияләргә керткән өлеше, шул ук вакытта татар халкы сәнгатенең заманча интерпретацияләренә дә ия.

Күн мозаикасы күргәзмәсен 23 апрельгә кадәр «Хәзинә» галереясендә карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100