news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәзерге заман татар хикәясе» антологиясе Грозный шәһәрендә чечен телендә дөнья күрде

«Хәзерге заман татар хикәясе» антологиясе Чечен Республикасы башкаласы – Грозный шәһәрендә чечен телендә басылып чыкты. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Искәртеп үтәбез, әлеге китапта Фоат Садриевның «Соңгы дәрес», Рәмзия Габделхакованың «Яңгырдан соң» һәм Равил Сабырның «Гәрәшәй түбәсе» хикәяләре урын алган.

Бу антология моңа кадәр азәрбайҗан, рус, төрек, казах, якут, үзбәк телләрендә нәшер ителгән иде.

Фото: Татарстан Язучылар берлеге Әлмәт бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркеме

news_right_1
news_right_2
news_bot