news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ВКонтакте»да ЮХИДИ штрафларын түләп була

Билгеләнгән түләүләр һәм пенсия яки ЮХИДИ штрафлары турында хәбәрләрне хәзер «ВКонтакте» социаль челтәре һәм VK Мессенджеры аша алырга мөмкин.

Социаль челтәргә хәбәрләр Дәүләт хезмәтләре порталыннан киләчәк. Бу хакта Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында хәбәр иттеләр. «Российская газета» шул турыда яза.

Моннан тыш, «ВКонтакте» да штрафларны тиз түләү системасы аша комиссиясез түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Монда штраф карарын укырга була һәм кагыйдә бозуның фотосурәтен Дәүләт хезмәтләре порталында карарга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100