news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәзер Россиядә машинадан чүп ташлаган өчен 200 мең сумга кадәр штраф яный

Хәзер Россиядә автомобиленнән чүп ташлап калдырган кешеләргә автомобилен конфискацияләү мөмкинлеге белән 200 мең сумга кадәр штраф яный. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шул турыдагы канун имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Документ нигезендә, автомобильдән яки мототранспорт чарасыннан ярамаган урында чүп ташлаган өчен штраф салына: гражданнарга – 10-15 мең сум, вазифаи затларга –  20-30 мең сум, юридик затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр.

Кабат хокук бозган өчен транспорт чарасын конфискацияләү белән бергә икеләтә күләмдә штраф каралган.

Әгәр бу кагыйдә йөк автомобильләре, тракторлар яки тагылмалар ярдәмендә бозылса, штраф күләме күбрәк булачак: гади гражданнар өчен – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 120 мең сумга кадәр һәм шулай ук йөк машинасын конфискацияләргә дә мөмкиннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot