Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәзәр каһанлыгы, Борынгы Русь һәм Мәскәү патшалыгындагы мөселманнар турында лекция узачак
Сишәмбе, 22 апрельдә, Мәскәү Ислам белгече Кирилл Семенов «Миллиард.Татар» лекторие кысаларында «Россиядә Ислам тарихы: Мәрван походыннан алып Мәскәү җирендәге татарларга кадәр» дигән лекция белән чыгыш ясаячак.
Кирилл Семенов мөселман дөньясының бик күп илләрендә булган һәм Якын Көнчыгыштагы иң төп Россия аналитикларының берсе булып тора.
Лекция тыңлаучылар мөселманнарның Киев Русенә ничек килеп эләгүе, пәйгамбәрнең тарафдарлары Хәзәр каһанлыгы шәһәрләрендә нәрсә белән шөгыльләнгәнлеге һәм Мәскәү патшалыгында Ислам динен тотучылар ничек яшәгәнлеге турында белә алачак.
Лектор 50 минут чыгыш ясаячак. Соңыннан тыңлаучылар 20 минут дәвамында спикерга үткән ивент темасы буенча сораулар бирә алачак.
Чараны уздыру урыны – Казанның Каюм Насыйри музее (Париж Коммунасы ур., 35 йорт). Лекция 18:00 сәгатьтә башлана. Чарада катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз