news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авырлы хатыны һәм ике баласы булган ир-атларны өлешчә мобилизациядән азат итәчәкләр

Хатыннары йөклелекнең кимендә 22 нче атнасында булган ике балалы ир-атлар өлешчә мобилизациядән азат ителә. Дәүләт Думасының гаилә мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина чәршәмбе көнне шул турыда белдерде. Моны РИА Новости яза.

«Хатыны йөклелекнең 22 нче атнасында булган ике балалы аталарны өлешчә мобилизациядән азат итү турында Генштаб директивасына без тәкъдим иткән үзгәрешләр кабул ителде», – дип язды ул телеграм-каналында. Моннан тыш, «гаиләдә балалар санына карамастан», инвалид балаларның әтиләре дә өлешчә мобилизациядән азат ителде», дип өстәде Останина.

Россиядә өлешчә мобилизация Президент карары нигезендә 21 сентябрьдән башланды. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул фронт линиясен бер мең километрда һәм Украинада азат ителгән территорияләрне контрольдә тоту өчен кирәк.

Барлыгы 300 мең кеше чакырылачак – ягъни, запаста һәм мобилизация резервында булган һәр 80нче кеше, беренче чиратта - сугыш тәҗрибәсе булганнар. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, 14 октябрьгә 222 мең россияле мобилизацияләнгән, һәм якынча ике атна дәвамында, ягъни октябрь ахырына кадәр барлык мобилизацион чаралар да тәмамланачак.

Урыннарда хокук бозулар турында хәбәрләрдән соң (яшь буенча яраксызларны, авырулары булганнарны чакыру, кичектерү кагыйдәләре үтәлмәү һ.б.) президент Владимир Путин Генераль прокуратурага «һәр сигналга кичекмәстән җавап белдерергә» кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100