news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатын-кызлар арасында II Бөтенроссия Коръән бәйгесендә 150 кеше катнашкан

Хатын-кызлар арасында II Бөтенроссия Коръән бәйгесендә 150 кеше катнашкан
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

9-10 мартта Казан ислам университетының Коръән хафизларын әзерләү үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип исемләнгән II Бөтенроссия Коръән конкурсын үткәрде. Бәйгедә 150 кеше катнашырга теләк белдерде, дип хәбәр итте Казан ислам университетының Коръән хафизларын әзерләү үзәге җитәкчесе Абдуррәшит хәзрәт Фәизов.

Бәйге 2 этапта узды: 9 март - сайлап алу туры, ә 10 март – төп этап һәм җиңүчеләрне бүләкләү. «Беренче көнне жюри әгъзалары барлык катнашучыларны тыңлап, һәр номинациядә алты кызны чыгардылар. Катнашучылар Коръәнне яттан белү дәрәҗәсенә, уку кагыйдәләрен үтәүгә һәм тавышка, ягъни, матур итеп укуга карап бәяләнделәр. Төп этапта җиңүчеләргә һәр номинациядә 1нче, 2нче, 3нче урыннар һәм кызыксындыру бүләге бирелде», – диде Абдуррәшит хәзрәт Фәизов.

Конкурс 4 номинациядә узды:

- 2 җүзне белү (14 яшькә кадәр);

- 3 җүзне белү;

- 8 җүзне белү;

- 15 җүзне белү.

Күпчелек катнашучылар Татарстаннан, шулай ук Ульяновск, Пенза өлкәсеннән, Башкортстан, Дагыстан, Чечня республикаларыннан һәм Владивостоктан килүчеләр дә бар, дип белдерде оештыручылар.

Катнашучыларны Россиянең Мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова да сәламләде.

«Сез бәхетле кешеләр, чөнки шундый чарада катнашасыз. Бу – бөтен җәмәгатьчелек, мөселман өммәте һәм тулаем илебез өчен зур өлеш. Коръәнне өйрәнүчеләр һәм өйрәтүчеләр - иң яхшы, бәхетле кешеләр. Без әлеге бәйгеләрне үткәрүдә финанс, матди һәм барлык мөмкин булган ысуллар белән һәрвакыт ярдәм итәчәкбез», – ди Айдар Шәһимәрдәнов.

  • Бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен арттыру, Коръәнне өйрәнүгә омтылышны үстерү һәм аны ятлауда казанышларны хуплау максатыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100