Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясенә 30 хәрби һәм аларның туганнары мөрәҗәгать иткән
Бүген Казанда ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты мәйданчыгында көн дәвамында хәрбиләргә һәм аларның туганнарына ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе эшләде. ТР Дәүләт Советы депутатларына һәм белгечләргә 30 татарстанлы мөрәҗәгать иткән. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанлыларның сорауларына Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Ольга Воронова, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ирина Терентьева, Елена Кузьмичева, Рима Мөхәммәтшина һәм Алсу Надршина, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде.
Гражданнар хәбәрсез югалган дип танылган хәрби хезмәткәрләрнең статусы,пенсия белән тәэмин итү һәм медицина хезмәте күрсәтү турында сораулар белән мөрәҗәгать иткән.
«Кайнар линия вакытында мөрәҗәгатьләрне шунда ук хәл итәргә, озакка сузмаска тырышабыз. Бигрәк тә оператив рәвештә телефоннан сөйләшеп хәл итеп булган очракта», – диде Лилия Маврина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз