Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хатын-кыз гаебе белән кулы иттарткычта өзелгән егет турындагы җинаять эше судка җибәрелде
Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, июнь аенда Казан кибетләренең берсендә администратор булып эшләгән 42 яшьлек хатын-кыз ит тураучы 24 яшьлек егеткә тиешле детале булмаган иттарткыч белән эшләргә рөхсәт итә. Җайланманың кулларны саклау өчен детале булмаган.
Хатын-кыз эшчегә кирәкле инструктаж да үткәрмәгән. Нәтиҗәдә, эш барышында егет бункерда тыгылган итне тартып алмакчы булган, шул вакытта аның кул чугы өзелә.
Администраторга карата «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын-кыз үз гаебен танымаган. Эшнең материалларын алга таба карау өчен судка җибәрделәр, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз