news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хатын-кыз депутатлар махсус операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары турында фикер алышты

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе мәйданчыгында Идел буе федераль округының Закон чыгару җыелышлары хатын-кыз депутатлары дискуссия мәйданчыгының XIII утырышы узды. Чарада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү чаралары турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева үткәрде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дискуссия мәйданчыклары кысаларында хатын-кыз депутатлар төрле мәсьәләләр буенча иң яхшы төбәк тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

«Без инде унөченче тапкыр Идел буе федераль округының хатын-кыз депутатлары белән дискуссия мәйданчыгында очрашабыз. Бүген тема махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә багышлана: һәр төбәк үзенең иң яхшы тәҗрибәләре белән чыгыш ясый. Нәтиҗәләр буенча без йомгаклау резолюциясе әзерлибез, анда һәркем таныша алырлык барлык ярдәм чараларын санап чыгачакбыз», – дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева.

Махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан килгән мөрәҗәгатьләр турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде. Омбудсмен билгеләп үткәнчә, «Халык контроле» кире элемтә системасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 12 яңа категория бар.

«Без «Халык контроле»н һәм «Кайнар линия 117» базасын «Үзебезнекеләр турында кайгырту» бердәм платформасына берләштердек – бу безгә тулы картинаны күрергә һәм кешеләрнең ешрак нинди проблемалар белән очрашуларын тиз арада анализларга мөмкинлек бирә. Татарстан Рәисе администрациясе һәм «Регионнар диалогы» үзәге белән берлектә без «Үзебезнекеләр турында кайгырту» сайтын һәм чат-ботын эшләтеп җибәрдек. Кеше шунда ук кирәкле җавапны таба алсын өчен анда гади һәм аңлаешлы тел белән барлык федераль һәм республика ярдәм чаралары турында мәгълүмат урнаштырылган. 117 кайнар линиясе дә актив эшли», – диде Сәрия Сабурская.

Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, республикада психологик ярдәм дә яхшы оештырылган. «Якыннары озак вакыт сугышчы белән элемтәгә чыга алмыйлар һәм авыр стресс кичерәләр. Мондый очраклар, сугышчының туганнары шунда ук табиблар һәм психологларның профессиональ ярдәмен алсын өчен, без 117 кайнар линиясен Бехтерев исемендәге психиатрия хастаханәсе базасында тәүлек буе эшли торган «Өмет линиясе» кризис хезмәте белән бәйләдек», – дип белдерде Сәрия Сабурская.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына медицина ярдәме һәм психологик ярдәм күрсәтү турында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Дементьева сөйләде.

Самара, Саратов һәм Киров өлкәләре, шулай ук Пермь крае Закон чыгару җыелышлары депутатлары үз төбәкләренең уңай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot