Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хатын-кыз депутатлар федераль законнарга үзгәрешләр кертүгә 110 тәкъдим әзерләгән
Татарстан Дәүләт Советы һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары депутатлары берничә ай дәвамында «Бердәм Россия» партиясенең «Халык программасы»н гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр турында фикер алышты. Федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча барлыгы 110 инициатива, шулай ук законга бәйле норматив хокукый актлар эшләнде, дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.
Бүген Казанда Идел буе федераль округының закон чыгару җыеннары хатын-кыз депутатларының стратегик сессиясенә йомгак ясадылар. Сессия узган елның мартында башланды һәм алты төп юнәлештә эшләде: «Мәдәният, тарих, традицияләр», «Заманча мәгариф һәм алдынгы фән», «Кеше сәламәтлеге», «Циркуляр икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү», «Социаль өлкә», «Авыл территорияләрен үстерү һәм авыл кооперациясе».
Социаль-икътисади һәм мәдәни сәясәт, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасы өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләрне анализлау, беренче чираттагы бурычларны билгеләү, иң яхшы региональ тәҗрибәләрне исәпкә алып тәкъдимнәр һәм закон чыгару инициативаларын әзерләү һәр мәйданчыкның бурычы булды.
Стратегик сессия эшендә Идел буе федераль округының 13 төбәге, төрле дәрәҗәдәге 400дән артык депутат катнашты, дип билгеләп үтте «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.
Стратегик сессия эше нәтиҗәсендә өч закон чыгару тәкъдиме кабул ителде һәм законга әверелде: Россия Федерациясендә гражданнарны саклау нигезләре турында федераль законга үзгәрешләр кертү турында, дару әсбаплары әйләнеше һәм Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында федераль закон (ерак торак пунктларда яшәүче гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү өлешендә), Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгы турында федераль закон.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз