Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хатыйп Миңнегулов Каюм Насыйри күргәзмәсе ачылышында: Каюм Насыйри ул – уникаль шәхес
Габдулла Тукай әдәби музеенда татар галиме Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Каюм Насыйри: мәгърифәтче, галим, педагог» күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә галимнең тормышын һәм күпкырлы эшчәнлеген күрсәтә, шәхесен һәм бай мирасын әдәбиятчы һәм фольклорчы буларак ача. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан экспонатлар тәкъдим ителде. Алар арасында Каюм Насыйри хезмәтләре, документлары, уникаль мемориаль предметлары (таягы, сандыгы һ.б.), гарәп һәм татар телләрендә XVIII-XX йөзләр азагындагы мәдрәсә китапларының һәм дәреслекләренең кыйммәтле коллекциясе, туганнарының, якыннарының истәлекләре бар.
Күргәзмәнең ачылышы «Әллүки» курайчылар студиясендә шөгыльләнүче Камилә Галимованың чыгышы белән башланып китте.
Килгән кунакларны Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова сәламләде.
«Каюм Насыйри – күпкырлы шәхес, без аның турында педагог, мәгърифәтче, галим буларак сөйлибез, ләкин ул минем өчен, һәм, мөгаен, сезнең күбегез өчен дә – ике дөньяны берләштерүче кеше дә булып тора. Ул татар халкы, аның гореф-гадәтләре, теле турында рус милләтеннән булган кешеләргә мәгълүматлар җиткергән, белем биргән, шул ук вакытта ул Казан университетында алган белемнәре белән дә уртаклашкан», - диде ул.
Светлана Измайлова бөек әдипнең 200 еллыгына багышланган күргәзмәнең Габдулла Тукай музеенда булуының сәбәбе – Каюм Насыйри музееның реконструкциягә ябылуында булуны да искәртеп үтте. Шулай ук, реконструкциядән соң музейның яңа сулыш алачагын, Каюм Насыйриның шәхесен тагын да яхшырак яктырту өчен мөмкинлекләр булдырылачагын билгеләде һәм күргәзмәнең ачылышына килүчеләргә рәхмәт әйтте.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров Каюм Насыйри турында үз фикерләрен әйтте.
«Халкыбызның олпат ул-кызларын хөрмәт итеп искә алу, аларның хәятен, тормышындагы булган һәр вакыйгаларны ваклап җыеп, киләчәк буынга күрсәтүче оештыручыларыбызга бик зур рәхмәт. Бу шәхесләр - халкыбызның киләчәген билгеләүчеләр. Алар безнең халкыбыз мәгърифәтле, яшәешләре киң булсын дип тырышкан затлар», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Чарада тарихчы, галим, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин да бар иде.
«Каюм Насыйриның юбилей елы бик яхшы бара, аңа багышлап бик күп чаралар үткәрелде. Каюм Насыйри ул безнең өчен гыйлемле гаиләдә тәрбияләнгән, әтисеннән үрнәк алып яшәгән, рус мәдәниятенә ачык күңелле булган, русча һәм татарча яхшы белгән күренекле шәхес. Шул ук вакытта гомере буе күпсанлы китаплар язып, аларны нәшер итеп, үз хисабына халыкны аңлы, белемле итәргә тырышкан кеше», - диде ул һәм Габдулла Тукай музеена үзенең Каюм Насыйрига багышланган китабын бүләк итте.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Профессор Зөфәр Рәмиев Каюм Насыйриның фотосурәте мәсьәләсенә игътибар итүен белдерде.
«Минем тормыш иптәшем Каюм Насыйриның туган авылыннан, аның хезмәтләрендә бу шәхескә мөнәсәбәт белдерелә. Күптән түгел бер китап таптым, анда Яшел Үзән журналисты Люция Шәрәфиева тормыш иптәшемнән интервью алган булган. Анда Каюм Насыйриның фотосурәте турында сүз бара», - диде ул, һәм шулай ук шәхеснең фоторәсеме мәсьәләсе белән кызыксынуын әйтте.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган күргәзмәнең ачылышында галим, академик, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов та бар иде.
«Каюм Насыйрига багышланган чаралар аның туган авылында да еш була. Менә Илдус та аңа багышлап бик әйбәт хезмәт язды, минем дә Каюм Насыйрига багышлап язган күп кенә мәкаләләрем бар. Каюм Насыйридан башка XIX йөзнең, XX йөз башында татарның рухи тормышын күз алдына да китереп булмый. Әгәр ул булмаса, тормыш шактый сыекланып калыр иде. Каюм Насыйри ул – уникаль шәхес», - диде.
Хатыйп Миңнегулов педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйриның шәрык улы булуын, үзенең әсәрләре белән безнең халкыбызны да шул традицияләр нигезендә тәрбияләвен әйтте.
«Каюм Насыйри әдәби телгә нигез салган, диләр. Әкият сөйләмик инде, әдәби тел безнең электән бар. Әдәби телгә Насыйридан соң Тукай нигез салган дигән фикерләр дә яңгырый. Җәмәгать, бу дөрес түгел», - диде профессор.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
«Каюм Насыйри исемендәге 80 номерлы мәктәп» директоры Роберт Мансуров Каюм Насыйриның күпкырлы шәхес икәнлеген әйтте. Аның сүзләренчә, шушы олы шәхеснең исемен йөрткән мәктәп февраль аенда аңа багышланган конференция үткәргән һәм, гомумән, ел дәвамында мәктәптә күп чаралар уздырылган.
«Каюм Насыйриның мирасын яшь буынга тапшыру эшен системалы рәвештә алып барабыз. Уку елы башлануга, без укучыларыбыз белән бергә шушы музейга күргәзмәгә кунакка килербез», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Чараның ахырында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, халык шагыйре Газинур Морат күргәзмә ачылышына килгән кунакларга үзенең шигырен бүләк итте.
Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган күргәзмәнең рәсми ачылышыннан соң кунаклар бөек шәхес язып калдырган шифалы үләннәрдән кайнатылган чәй белән сыйландылар.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз