Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хатыйп Миңнегулов әдәбият тарихында тәрҗемәнең әһәмияте турында сөйләде
КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов «Габдулла Тукай, татар һәм төрки телле әдәбиятчылар әсәрләрен тәрҗемә итүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары» дигән түгәрәк өстәлдә әдәбият тарихында тәрҗемәнең гаять зур урын алып торуын әйтте.
«Аралашуларның иң мөһим төре – тәрҗемә. Тәрҗемә аркылы башка халыкларның казанышларын үзләштергәннәр. Электән үк татар әдәбияты башка халыкларның әдәбияты белән багланышта булган. Безнең әдәбиятка шәрык дөньясы йогынты ясаган. Шәрык дөньясы гарәп, фарсы, төрки халыкларын берләштергән», - диде ул Габдулла Тукай музеенда.
Ул урта гасырларда мөселман-шәрык цивилизациясенең дөньяның иң алдынгы үзәге булганын әйтте. «Әсәрләрнең төп нөсхәсен дә, тәрҗемәләрен дә укыганнар. Кол Гали, Котб, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Габдерәхим Утыз Имәни һ.б. авторларның әсәрләрен мисал итеп китерергә мөмкин. Моннан ун ел элек борынгы Рим әдәбиятын өйрәндем. Андагы казанышлар безнең әдәбиятка гарәп-фарсы мәдәниятләре аша кергән», - диде галим.
«Үз чиратында, римлылар күп кенә казанышларны көнчыгыштан алган. Европа әдәбияты шәрыкның рухи-казанышлары тәэсирендә чәчәк аткан, үсеш кичергән. XIX гасырдан Европадагы казанышлар безгә Төркия аркылы керә. Төркиядә 1838 еллардан Тәнзимат чоры башлана, төрекләр Европага йөз тоткан: Европада укыганнар, аннан бик күп әсәрләрне тәрҗемә иткәннәр», - диде Хатыйп Миңнегулов.
Аның әйтүенчә, татар зыялылары Төркиягә барып укыгач, Европа казанышларын төрекләр аркылы үзләштерә. «Габдулла Тукай әсәрләрне тәрҗемә иткәндә гадел рәвештә аларның кайсы автордан алуын күрсәтеп барган. Габдулла Тукай тормышыбызда зур урын ала. Тукайның иҗаты моңа кадәрге рухи казанышларны иҗади үзләштерү нәтиҗәсендә туган», - дигән нәтиҗәгә килде ул.
Галим Габдулла Тукайның үз әсәрләре дә күп телләргә тәрҗемә ителүен әйтте. «Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казахстан, Төркиядә күп булганым бар. Тукайның әсәрләре анда оригиналда укыла. Аның әсәрләре башка милләт укучылары өчен дә кадерле. Тукай үзе исән вакытта ук аның әсәрләрен тәрҗемә иткәннәр. Без Тукайның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп, рус телле укучыларга җиткергән өчен Семен Липкин кебек тәрҗемәчеләргә рәхмәтле. Әмма аларның тәрҗемәсендә дә төрлелек бар», - ди ул.
«Тукайның күпчелек әсәрләре Совет чорында тәрҗемә ителгән. Габдулла Тукайның иҗаты үзәгендә миллилек, дини рух белән сугарылган. Тәрҗемә иткәндә, аларны мөмкин кадәр икенче планга яисә аларны төшереп калдырганнар», - диде профессор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз