news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегулов: Абайның иҗаты Габдулла Тукайга йогынты ясаган

Хатыйп Миңнегулов: Абайның иҗаты Габдулла Тукайга йогынты ясаган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, Казахстанның шагыйре Абайның (Ибраһим Кунанбаевның) иҗаты шагыйрь Габдулла Тукайга тәэсире булган.

«Габдулла Тукай да Казахстан җирлегендә шагыйрь буларак өлгерә. Тукай Абайны яхшы белгән. Аның иҗаты Тукайга йогынты ясый. Европа әдипләрен казах теленә тәрҗемә итеп, ул үрнәк күрсәтә. Шушы юнәлештә Тукай да үзенең эшчәнлеген дәвам иткән», – диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда Казахстан Республикасы Семей (Сәмәй) шәһәренең Абай исемендәге өлкә китапханәсе «Абай исемендәге китапханәнең китап раритетлары» дигән китап экспозициясен тәкъдим итү кичәсендә.

Хатыйп Миңнегулов татарлар Абайны яхшы белгән дип саный. Ул Абайның беренче китаплары Санкт-Петербургта 1909 елда Кырым-татар типографиясендә, 1916 елда Оренбургта нәшер ителүен әйтте. «Ләкин аның әсәрләре кулдан-кулга таралган булган», – дип өстәде ул.

«Абай нәсихәт китабында татарлар хакында да яза: «Бу – тырыш халык. Авырлыкны да кичерә, үзенең тырышлыгы белән башкаларга үрнәк булып тора», – дип, безнең халыкка югары бәя биргән. Абайның шигырьләре татар дөньясында билгеле. Ул татар әдәбиятын, татарның язма әсәрләрен яхшы белгән. Бик күп чыганаклардан Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. белгән. Казандагы нәшриятларда басылган китаплар аның өстәлендә торган», – диде галим.

Ул һәр халыкның бөек затлары барлыгын искәртте. «Русларның – Пушкин, украиннарның – Шевченко, үзбәкләрнең – Нәваи һ.б. Бездәге Тукай кебек, казахларда – аларны дөньяга таныткан Абай бар. Абай XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында яшәгән. Казах әдәбиятын, рухи тормышын, мәдәниятен Абайдан башка күз алдына да китереп булмый. Абай дигәндә Казахстан, казахлар күз алдына килеп баса. Ул мул тормышлы гаиләдә туган. Аның зур нәселе булган. Бик җаваплы вазифаларда, җитәкчелектә эшләгән. Үзенең сүзен шигырьләре, әсәрләре аша, гамәле белән халыкка сеңдергән. Аны бик тә хөрмәт иткәннәр, абруе зур булган», – ди Хатыйп Миңнегулов.

«Абайның иҗатын казах, рус телләрендә дә укыганым бар, шактый өйрәнгән идем. Аның иҗаты шулкадәр тирән мәгънәле. Бер яктан, казах халкының авыз иҗаты, фольклор белән бәйләнешле. Икенче яктан, көнчыгыш классикасы – Нәваи, Сәгъди, Хафизлар һ.б. Өченчедән, рус әдәбияты белән дә бәйләнеш бар: ул Пушкин, Лермонтовларны казах теленә тәрҗемә иткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Абай элек-электән татарлар белән аралашып яшәгән, аның укытучысы Гәбитхан мулла татар мөгаллиме булган. Аннан соң ул Әхмәт Риза мәдрәсәсендә белем алган», – диде галим чыгышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100