news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хатлар Йорты» Казанга килгән туристлар өчен яңа тәбрикләмәләр әзерләде

«Хатлар Йорты» Казанга килгән туристлар өчен яңа тәбрикләмәләр әзерләде

Татарча тәбрикләмәләр ясау белән шөгыльләнә торган «Хатлар Йорты» проекты дизайнер Айсылу Әгъләмова белән берлектә «Казан – мин сине яратам!» дип исемләнгән өр-яңа тәбрикләмәләр коллекциясе чыгарды.

Яңа коллекция 5 ачык хаттан тора, аларда Казанның йөзек кашы булган матур урыннары, тарихи биналары сурәтләнгән. 

«Әлеге тәбрикләмәләрне күрүгә, үзеңне Казанга килгән турист кебек хис итәсең, мәсәлән, Муса Җәлил һәйкәле янында Спас манарасының сәгате сукканын күзәтеп торасың һәм Кремльнең эченә юл аласың, ә анда – гүзәл Кол Шәриф мәчете һәм биек Сөембикә манарасы. Алга таба, Кремльдән яр буена төшәсең, ә анда көнозын тормыш гөрли, халык ял итә, велосипедта йөри. Шул халык белән бергә Казан гаилә үзәге яныннан Миллениум күперенә юл тотасың һәм кире кайтканда Игенчеләр сарае янында фотога төшмичә китү мөмкин түгел», – дип тасвирлады әлеге серияне «Хатлар йорты» проекты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов.

Ачык хатларда барлык биналар да бик җентекләп һәм зур көч куеп, татар орнаментлары кулланып ясалган.
«Хатлар Йорты»ның һәрбер тәбрикләмәсе татар милли рухы белән сугарылган. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100