Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хатирәләр кабат яңара...
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында җиңү яулаган катнашучыларның эшләрен тәкъдим итә. Әдәби бәйге Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан оештырыла. Әлеге эшләр беренче тапкыр матбугатта тәкъдим ителә.
Апрель җитте, Тукай, синең аең,
Хатирәләр кабат яңара.
Синең рухың калган урыннарда,
Өчиледә йөрдем берара.
Ничә тапкыр авыр чакларыңда
Бу авыл бит сине сыендырган.
Зиннәтулла бабаң мулла булган
Мәчетне дә саклап кала алган.
Шул елларның бер шаһиты булып,
Изге Коръән калган сакланып.
Телгә килсә әйтеп бирер иде
Күргән-белгәннәрен, моңланып.
Газиз кызы, Бибимәмдүдәсен,
Җир куенына салгач, атаның
Ничек итеп ачы күз яшьләре
Коръән битләренә тамганын.
Сөйләр идең, Коръән, бабасының
Ятим калган газиз оныгын,
Ач үлемнән йолып калу өчен,
Чит авылларда хәер соравын.
Сөйләр идең, изге Коръән, безгә
Ул елларның авыр агуын,
Кыенлыкта яшәсә дә халык
Иманнарын саклап калуын.
Апрель җитте җиргә, Тукай ае,
Хатирәләр кабат яңара.
Изге Коръән, сине күрер өчен
Барам әле Милли музейга.

Арчадан Зилә Габдрахманова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз