news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хатыйп Миңнегулов: «Кеше китә - җыры кала» фильмын Тукай премиясенә тәкъдим итәргә кирәк

Хатыйп Миңнегулов: «Кеше китә - җыры кала» фильмын Тукай премиясенә тәкъдим итәргә кирәк
фото: © Салават Камалетдинов

Хатыйп Миңнегулов Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә - җыры кала» повесте буенча төшерелгән телесериалны Тукай премиясенә лаек әсәр дип бәяләде һәм дәүләт премиясенә тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте.

«Фильм бик җитди, җәмәгать: режиссер һәм артистлар аның өстә ятканына гына сукырларча иярмичә яңа якларын да калкытып өйрәнгән. Шул рәвешле, заманга туры килгән кинофильм барлыкка килгән. Мин анда артистларның классик уйнауларына сөенеп тордым. Бу фильм безнең рухи тормышыбызда зур вакыйга», - диде ул Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсендә.

Хатыйп Миңнегулов, тиздән Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим итү башланачагын искәртеп, әлеге фильмны һичшиксез күрсәтергә кирәклеген җиткерде.

Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова да Хатыйп Миңнегулов фикеренә кушылды. «Бу фильм бик күп кешенең көче кергән, үткән буыннарга мәдхия җырлаган әсәр булды. Әлеге сериалда халык рухы, гаилә рухы шәп күрсәтелгән. Әллә бу киноны Тукай премиясенә тәкъдим итеп карыйкмы?» - диде ул.

«Шәяхмәт гаиләсе, режиссер эше... Әлбәттә, монда үз фикерен компетентлы кешеләр әйтер, ләкин мин оеткы салып куйыйм, дим. Монда үз мәнфәгатьләрем юк һәм була да алмый. Әти Тукай премиясен үз вакытында алган, минем аласым юк», - диде Гәүһәр Хәсәнова һәм барлык тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсе язучының тууына 95 ел тулуга багышлап оештырылган иде. Кичәдә «Кеше китә – җыры кала» телесериалының режиссеры Александр Далматов, төп рольләрне башкарган артистлардан Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Олег Фазылҗанов, сценарий авторларының берсе Илдар Кыямов һәм башкалар катнашты.

  • Телесериалның режиссеры – Александр Далматов. Киносценарий авторлары – Александр Далматов, Илдар Кыямов. Баш оператор – Максим Самсонов. Рәссамнар - Булат Гыйльванов, Сәлимә Әскәрова. Композитор – Миләүшә Хәйруллина.
  • Сериалда төп рольләрне Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Эмиль Талипов, Олег Фазылҗанов, Илсур Хәертдинов, Ләйсән Әхмәдиева, Зөфәр Харисов һ.б. башкарды. Проектта Татарстанның 10 театрыннан йөздән артык актер катнашкан.
  • «Кеше китә – җыры кала» сериалы Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы заказы белән төшерелгән.
  • Сериал Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә әзерләнгән.
  • «Кеше китә – җыры кала» сериалында вакыйгалар 1930-1960 елларда Кара Чыршы авылында бара һәм берничә буынның язмышы күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot