news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүче Хәтимә Әһлиуллинага 95 яшь тулды

Татарстанда яшәүче Хәтимә Әһлиуллинага 95 яшь тулды
Фото: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте

Татарстанның Лениногорск районында яшәүче тыл хезмәтчәне Хәтимә Әһлиуллина бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәтимә Мотыйгулла кызы 1931 елда Зәй-Каратай авылында туа. Бераздан аның гаиләсе Үзбәк авылына күчеп китә. Сугыш елларында ашлык сугу машинасында эшли, кырдан уңыш җыя. Моның өчен хезмәтчәннәргә 450 грамм он бирәләр. 16 яшендә пешекчегә укырга китә. Аның хезмәт стажы Зеленая Роща авылында башлана. 1950 елдан тәэмин итү бүлегендә аш пешерүче булып эшли», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

1953 елда Әһлиуллина кияүгә чыга. Ир белән хатын 63 ел бергә яшиләр, өч кыз үстерәләр. Бүген хезмәт ветераны туганнары һәм якыннары – балалары, оныклары, оныкчыкларының кайгыртучанлыгын тоеп яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot