Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү диктанты»нда катнашты
Бүген, икенче Бөтендөнья сугышы беткән көнне, Татарстанда Россиякүләм «Җиңү диктанты» узды. Патриотик акциядә меңнән артык кеше катнашты, алар арасында Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе сугышта катнашучыларга хөрмәт күрсәтте, шулай ук Казанның Бөек Ватан сугышы Мемориал-музеенда үз белемнәрен тикшерде.
«42 илдә, 17,5 мең мәйданда 1,5 миллионнан күбрәк кеше халыкара «Җиңү диктанты»нда» катнаша. Бу акция белән без коточкыч сугышта катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә дә хөрмәт күрсәтәбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстанда диктант 167 мәйданчыкта узды.
Диктант тест формасында уза. Катнашучылар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы тарихы һәм геройлары белән бәйле 25 бирем эшләргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз