news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәтерлибез һәм горурланабыз»: Илдар Матуров патриотик документаль фильм төшергән

Режиссер Илдар Матуров «Безнең тарих – безнең горурлык» проектының бер өлеше булган «Хәтерлибез һәм горурланабыз» («Помним и гордимся») документаль фильмын әзерләп бетергән.

«Фильмның премьерасы «Россия – минем тарих» мультимедиалы тарихи паркында үтте. Алга таба ул республиканың мәгариф оешмаларында күрсәтеләчәк», дип хәбәр итә режиссер.

«Фильмның нигезендә яшь буынның ил тарихы белән кызыксынуга һәм рухи үсешкә юнәлгән патриотик хисләре ята. Фильмда традицион кыйммәтләргә йөз тоткан мәктәп балалары күрсәтелә», - ди режиссер.

«Сюжет линиясе фоны булып Бөек Ватан сугышы геройлары турында, шул исәптән биографияләре Татарстан белән бәйле Советлар Союзы геройлары, очучылар Николай Столяров, Мәгубә Сыртланова турында бәян ителә», ди Илдар Матуров.

Картина 11 – 17 яшь мәктәп балаларына адресланган.

Фильмда өлешчә кинотасвирлауның яңа төре булган скринлайф ысулы кулланылган.

  • Фильм «Мәдәни инициативалар президент фонды» гранты хисабына «Мотор» продюсерлык үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына таянып төшерелгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot