news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан мәчетләрендә дога кылу үткәрелде

Хәтер һәм кайгы көнендә Татарстан мәчетләрендә мәрхүмнәрне – яу кырларында һәлак булган, сугыштан соң исән-имин туган җирләренә әйләнеп кайтып арабыздан киткән фронтовикларны, сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен искә алу һәм дога кылу чаралары үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өйлә вакыты кергәч, республикабыз мәчетләрендә мәхәллә халкы имамнарга оеп өйлә намазы укыды, намаздан соң исә дин кардәшләребез җәмәгать белән Коръән укып дога кылды. Әйтик, Казанның Галиев мәчетендә җыелган мөселманнарга имам-хатыйб Рамил хәзрәт Мингәрәев Хәтер һәм кайгы көнендә дога кылуның әһәмиятен аңлатты, Бөек Ватан сугышында әби-бабаларыбыз күрсәткән батырлыкларны онытмаска чакырды. Аннары ул Коръәннән аятьләр укыды һәм Ватан алдында булган олуг вазифаларын үтәп яу кырларында һәлак булган, сугыш авырлыкларын күргән мәрхүм кардәшләребезнең рухлары шат, урыннары Җәннәт түрләрендә булуын сорап Раббыбызга мөрәҗәгать итте.

«Кол Шәриф» мәчетендә исә намазны һәм дога кылуны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды. Ул да җыелган халыкка кыска вәгазь укып, тарихи датаны аңлатып узды һәм Ватан сугышында һәм бүгенге махсус хәрби операциясендә катнашып шәһит киткәннәр рухына дога кылды. Догадан соң «Кол Шәриф»тә алар өчен Коръән укылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100