news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәтер һәм кайгы көне – безнең йөрәкләрдә: Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

Хәтер һәм кайгы көне – безнең йөрәкләрдә: Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
Фото: © "Татар-информ", Наталья Рыбакова

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Казанның Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасы янындагы Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.

Акциядә Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ветераннарның (инвалидларның) «ТР Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе, генерал-майор Александр Бородин, иҗтимагый оешма вәкилләре, ветераннар, спортчылар катнашты.

Кешеләр, кулларына канәфер һәм гөлчәчәкләр тотып, митингка алдан ук килгән. Митинг бер минут тынлык белән башланды, аннары чарада катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салды, аның янында шәмнәр белән «Онытмыйм» дип язылган иде.

«Бүген, фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә туган илебезгә басып кергәннән соң 83 ел узгач, без ул вакытта булган коточкыч вакыйгаларны онытмаска тиеш. Без кичә балалар белән «Батальоны просят огня» фильмын (Юрий Бондаревның шул исемдәге романы буенча 1985 елда төшерелгән картина – Т-и иск.) карадык, анда әлеге коточкыч вакыйгалар сурәтләнгән», - диде журналистларга Олег Коробченко.

Шул ук вакытта, министр фикеренчә, хәзерге вакытта илнең көнбатыш чикләрендә барган хәлләр Бөек Ватан сугышы елларындагы тарихи вакыйгалардан бер нәрсәсе белән дә аерылмый.

  • 1941 елның 22 июнендә нацистлар Германиясе Советлар Союзына бәреп керә. Дүрт ел барган сугышта 27 миллионга якын совет гражданы һәлак була. ТАССРның 350 меңгә якын кешесе сугыш кырыннан туган ягына әйләнеп кайтмый.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100