Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Хәтер бакчасы» акциясе катнашучылары Нокса урманында 300 нарат үсентесе утыртты
Бүген Казан халкы «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган үзәк чара Нокса урманы территориясендә узды. Акциядә катнашучылар 300 нарат үсентесе утыртты.
«Бу биш елдан артык бөтен ил буенча һәм безнең республикада үткәрелә торган традицион язгы акция. Ул Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган татарстанлылар, Ватанны саклаучылар истәлегенә багышланган. Сүз 380 меңгә якын кеше турында. Без һәркемне яклаучыларыбыз истәлегенә үз агачын утыртырга чакырабыз», - диде журналистларга ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Акция 375 мәйданчыкта оештырылган. Көненә 1,5 миллионга якын төрле агач үсентесе утыртылачак. Казанда табигатьне саклау чарасында ТР Дәүләт Советы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы депутатлары һәм «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары катнашты.
«Хәтер бакчасы» акциясе зур патриотик әһәмияткә ия. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бөтен ил буенча 27 миллионга якын агач утырту бурычы куелды. Акцияне Россия Президенты Владимир Путин хуплады», – дип сөйләде Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз