news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хастаханәләрдә һәм сырхауханәләрдә ОРВИ һәм гриппка тестларны бушлай ясатып булачак

Россия хастаханәләрендә һәм сырхауханәләрендә гриппка һәм башка сулыш юллары инфекцияләренә масштаблы рәвештә тестлар ясый башлаячаклар. Ул мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында түләүсез үткәреләчәк, диелә РФ Хөкүмәте карарында.

Карар ил буенча авыру очракларның җитди үсеше теркәлүдән соң кабул ителде. Бу гадәти гриппка да, Covid-19 белән берлектә уза торганына да кагыла. Тестлар ярдәмендә табиблар мондый авыруларны тиз ачыклый алыр, инфекциянең төрен һәм кирәкле дәвалауны вакытында билгели алыр дип көтелә.

Мондый тест уздырырга кирәк икәнен Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова 14 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин белән үткәрелгән киңәшмәдә хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, чикләүләр кертелде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, узган атнада авыручылар саны 29 мең кешегә җиткән.

Шимбә көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәктә авыруларны профилактикалау эшен көчәйтергә кушты. Шулай ук Татарстан Республикасы мәктәпләре, югары уку йортлары һәм предприятиеләрнең керү юлында оештырылган фильтрларны көчәйтергә йөкләмә бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot