news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Харьков өлкәсендә Украина Кораллы көчләре аммиак үткәргечне шартлаткан

Украина Кораллы көчләре Харьков өлкәсендә Купянскидан ерак түгел Тольятти-Одесса аммиак үткәргечен шартлаткан. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итте.

Аммиак үткәргечкә Масютовка районында зыян килгән. Урынга югары ранглы командирлар чакырылган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Киев солдатлары арасында агулану очраклары бар, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100