news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Харис хәзрәт Исмәгыйлев Түбән Новгород өлкәсе Рбишча авылы тарихы турында китап чыгарган

«Зур Рбишча авылына татарлар XVI гасыр урталарында Касыйм ханлыгыннан килеп урнашкан. Бу җирләр әле тирәнтен өйрәнелмәгән», - диде Флюра Абдуллина.

Харис хәзрәт Исмәгыйлев Түбән Новгород өлкәсе Рбишча авылы тарихы турында китап чыгарган
Флюра Абдуллина

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина әйтүенчә, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча авылы мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Исмәгыйлев тырышлыгында авыл тарихын эченә алган китап нәшер ителгән.

«Китапта Финляндиядәге татар мәхәлләсен төзегән Вәлиулла хәзрәт Хәкимов, шулай ук Харис хәзрәтнең әнисе ягыннан бабасының туганы Гражданнар сугышында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән, өченче татар укчы полк командиры Билал Садыйков турында да мәгълүматлар урнаштырылган. Китап тарихи фотолар белән баетылган», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Флюра Абдуллина бу көннәрдә Харис хәзрәтнең ике проект өстендә эшләвен әйтте. «Бастырылган китапны яңа мәгълүматлар белән тулыландыру һәм авылдан сугышка киткән, хәрби комиссариатка чакырылган, заводларда эшләгән авылдашларының исемлекләрен булдыру белән мәшгуль. Ике меңгә якын авылдашының исем-фамилияләре җыйналган», - диде ул.

«Бүгенге көндә Зур Рбишча авылында өч мәчет бар. Тарихка күз салсак, узган гасырларда җиде мәчетле, ун мәхәлләле авыл булган. Зур Рбишча авылына татарлар XVI гасыр урталарында (1557 елда) Касыйм ханлыгыннан килеп урнашкан. Бу җирләр әле тирәнтен өйрәнелмәгән. Рбишча мәчете матур, зәвыклы итеп төзелгән, аның эчендәге гүзәллекне күргәч хәйран каласың», - диде татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100