news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Харис Салихов: Мөселман кешесе Тукайны истәлек көннәрендә генә түгел, һәрдаим хөрмәтли

Харис Салихов: Мөселман кешесе Тукайны истәлек көннәрендә генә түгел, һәрдаим хөрмәтли
Рамил Гали/архив

«Хәтер» мәчете имам-хатыйбы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Харис хәзрәт Салихов фикеренчә, мөселман кешесе Тукайны истәлек көннәрендә генә түгел, аны һәрдаим зурлый, хөрмәтли.

«Габдулла Тукай Аллаһы Тәгаләнең бик күп аять-кәлимәләрен шигъри ысул белән тәфсир кылган. Мәсәлән, «Кадер кич» шигыре шундыйлардан. «Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте», - дип яза», - ди хәзрәт Тукай әдәби музее хезмәткәрләре яздырып алган видеода.

Харис хәзрәт Салихов әйтүенчә, дин – вөҗдан, фән – аң дигәнне аңлата. «Аң һәм вөҗдан берләшкәндә генә кеше Коръәннең бихисап күп аять-кәлимәләрнең эчтәлеген йөрәк аша кичереп була», - дип аңлата ул.

Харис хәзрәт бүгенге көндә татар теленең үсү дәрәҗәсенең кыйммәте Тукай иҗатында да чагылуын әйтте. «Иксез-чиксез нигъмәт белән сугарылган Тукай иҗаты - мөселманның куанычы. Шуңа без сабый балалар шикелле куанабыз да. Тукайга изге фикерләрне багышлыйбыз», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100