news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен ресурсларга QR-кодлар куелган макет барлыкка килде

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Россия Саклану министрлыгы белән берлектә махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен файдалы ресурсларга QR-кодлар урнаштырылган макет ясаган. Бу берничә сайтка кереп тормыйча, актуаль мәгълүматны тиз һәм җайлы гына табарга мөмкинлек бирәчәк.

Ярдәм сервисында «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы тематик бүлекләргә кертә торган сылтамалар урнаштырылган – хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын яки махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмә алу, мәдәният өлкәсендәге чараларга язылу һәм «Ватанны саклаучылар» фондының үз төбәгеңдәге координаторыннан ярдәм алу турында.

Әлеге макет төбәк башкарма хакимият органнарында һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны кабул итү урыннарында урнаштырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot