news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына шәхси транспорт чыгымнары өчен түлиячәкләр

Түләүсез йөрү хокукы булган хәрби хезмәткәрләр, хәрби хезмәт пенсионерлары һәм аларның гаилә әгъзалары хәзер эш буенча командировка яки отпуск кебек билгеле бер ситуацияләрдә үз автомобиленнән файдаланган өчен компенсация ала алачак. Карар инде имзаланган, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте.

«Хәрби хезмәткәрләрнең статусы турында» закон нигезендә, хәрбиләр һәм пенсионерлар әлеге компенсацияне алу хокукына ия. Әмма моңарчы шәхси автотранспорттан файдалануга чыгымнарны каплау процессы регламентлаштырылмаган иде. Моңа кадәр хәрби хезмәткәрләр, чыгымнарын раслау өчен билетларын күрсәтеп, поезд яки самолетта йөргән өчен компенсация ала ала иде.

Карар автомобильдән файдаланган өчен чыгымнарны компенсацияләү тәртибен билгели. Әлеге тәртипне Эчке эшләр министрлыгы, Саклану министрлыгы һәм дәүләт хакимиятенең хәрби хезмәт каралган башка органнары гамәлгә ашырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100