news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрбиләргә булышучы икенче класс укучысы: Сугышчыларга ярдәм итәр өчен хатлар язам

«Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында чыгыш ясаган волонтер һәм икенче сыйныф укучысы Артемий Волков сугышчыларга ярдәм итәр өчен хатлар язуы турында.сөйләде.

Солдатка хатында Артемий аның белән футбол уйнауны сорый. Хәрби баланың үтенечен кире кага алмыйча, аның янына килгән, ләкин яралануы аркасында уйный алмаган. Шуңа Артемий белән хәрбинең балалары уйнаган.

Артемийның әнисе Лариса ничек шундый патриот тәрбияли алуы турында сөйләде.

«Патриотны балачактан тәрбияләргә кирәк. Бу өлкәннәргә хөрмәт, мәхәббәт, үзара аңлау, ярдәм. Бала үскән саен, аның белән музейларга, Татарстандагы матур урыннарга барырга кирәк. Игелек, киң күңеллелек күңеленә сеңдерелергә тиеш. Бүген шундый очрак булды: без автобуста бара идек, Артемий бер ир-ат янына килеп: «Сезнең әниегез бармы?» – дип сорады. Ир: «Бар», – дип җавап бирде. Артемий шунда: «Минем дә әнием бар, һәм ул хәзер басып тора», - дип, миңа урын бирүне сорады.

Артемий үзе Электроник кушаматлы солдатка хат язуын әйтте. «Мин солдатларны сөендерәсем килде. «Сезгә икенче сыйныф укучысы Артемий Волков хат яза. Илебезне саклаган өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәсем килә», - дип яздым. Мин кешеләрдән шөрепләр җыеп җибәрәм, хуҗалыкта аларның кирәге чыгачак», - диде Артемий Волков.

  • Бүген иртәнге сәгать 8 дә Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны башланды. Студиягә 60тан артык кунак, волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, табиблар, район башлыклары, артистлар һәм башкалар килә.
  • Трансляция ТНВ һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук YouTube һәм «Вконтакте» да Татарстан Республикасының рәсми төркемендә онлайн бара.
  • Хәзер контрактлы хезмәт шартлары тагын да кызыгырлык. Татарстанда бер тапкыр 1,5 млн сумга кадәр алырга мөмкин, аннары ай саен хәрбиләргә 210 мең сум һәм күбрәк түләнә. Бу хакта тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоныннан белеп була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100