news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрбиләребезгә ярдәм итүче Удмуртиядән Инсаф Фазлыев: Җиңү хакына бергә тырышабыз

Хәрбиләребезгә ярдәм итүче Удмуртиядән Инсаф Фазлыев: Җиңү хакына бергә тырышабыз
Фото: yanarysh.ru

Удмуртиядә чыгучы «Яңарыш» газетасында Гөлнара Вәлиеваның махсус хәби операциядәге ир-егетләребезгә ярдәм итүче Альбина һәм Инсаф Фазлыевлар турындагы язмасы дөнья күргән.

«Махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә һәркем кулдан килгәнчә ярдәм итә, беркем дә читтә калмый. Кемдер маскировка ятьмәләре үрүдә катнаша, кемдер гуманитар ярдәм җыюны оештыра, кыс­касы, кем ничек булдыра ала. Эшмәкәрләр дә үзләре җитештергән әйберләрне җибәреп, җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.

Альбина һәм Инсаф Фазлыевлар – нәкъ шундый милләттәшләребез. Алар 8 ел озонаторлар җитештерәләр. Ижау озонаторлары авыл хуҗа­лы­гында, сәнәгатьтә, медицинада, су, һаваны эшкәртү һәм исләрне бетерү тармагында кулланыла. Алар торакларны һәм кием-салымны зарарсызландырырга ярдәм итә. Озонаторның эшләү тәртибен үз күзләрем белән күрү, әлеге үзенчәлекле бизнесны ничек башлап җибәрүләрен белү максатыннан, Инсаф Надил улы белән шәхсән очраштык.

«Үзем Ижауда туып-үстем. Ижау икътисад-сәнәгать көллиятен тәмам­ла­дым, аннан УдДУда юристлык һөнәрен үзләштердем. Хатыным белән үз эшебезне ачу уе бар иде. Суган кыягы үстерүдән башлап җибәрдек. Үстерүен үстерәбез, тик ул озак тормый, 3 көннән соң чери башлый, саклап булмый. Шулкадәр көч куеп үстергән суганны югалтасы килмәгәч, ул озак саклансын өчен озонатор сатып алдык. Алар ул чагында кыйммәт иде.

Озонлаштырганнан соң, суган декабрьдән мартка кадәр сак­лана башлады. Озонаторның файдасы булды, тик ул бер атнадан соң ватылды. Тагын икенчене алдык, анысы да озак эшләмичә янып чыкты. Аннан озонаторны үзебез эшләп карыйкмы әллә дигән уй килде. Шулай кызыксынып киттек.

Озон ул – кислородның үзгәртелгән төре. Аның файдасы турында күптән билгеле. Озонаторлар вирус һәм зарарлы бактерияләрдән котылырга яр­дәм итә. Офисларда һәм йортларда, җитештерүче зур оешмаларда озона­торлар эшли. Күпчелек холдинглар без­нең белән хезмәттәшлек итә. Итләр, сөт продуктлары бозылмасын өчен бик мөһим. Кухняда ризык әзерләгәндә дә, озонатор эшләп торса, пешерү вакытында таралган исләр түшәмгә, стенага сеңми. Бу исә ясалган ремонтны күп еллар сакларга ярдәм итә.

Озонлаштыру методын бик күп өлкәләрдә кулланырга була. Аны ветеринария һәм умартачылык өлкәсендә куллану тәҗрибәләре дә бар. Бакчачылыкны алсак та, күп кенә мисаллар китереп булыр иде. Көз көне бәрәңге салыр алдыннан, базны озон белән эшкәртеп куябыз. Бу бәрәңгене бозылудан, черүдән саклый. Җәмәгать транспортында да көне буена кемнәр генә йөрми. Грипп эпидемиясе вакытында, аны төнгә озонлаштырып калдырсаң, ул бөтен микробларны да үтерә, шуның белән авыру таралу куркынычын да киметеп булыр иде. Агач йорт­ларны озонлаштыру күгәрүдән, дымланудан, тычканнардан саклый.

Озонаторның кеше өчен зыяны юк, ул махсус полимердан эшләнгән», – ди ул. Бүгенге көндә Фазлыевлар елына 3 меңгә якын прибор чыгаралар. Үз товарларын Россия буенча гына түгел, Белоруссия, Казахстан предприятиеләренә дә җибәрәләр. Аларның озонаторлары Италиядә, Вашингтонда, Төркиядә, Гарәп Әмирлекләрендә, Франциядә дә бар. Озонаторларның кирәклеген аңлаучылар сайт аша заказ бирә икән. Анда махсус калькулятор бар. Ул өйнең мәйданы, температурасына карап, озонатор сайларга ярдәм итә.

«Без кулдан килгәнчә СВОга булышабыз. Анда да хәрбиләр арасында авырулар таралмасын өчен озонлаштыру бик кирәк. Шуңа күрә блиндажларга, госпитальләргә кулланырга дип җибәрәбез. Хәрбиләр окопларда юына алмый. Ә озонатор кием аша да дезинфекцияли ала, исләрне бетерә, борын куышлыгын чистарта. 2022 елда без военкоматка озонаторлар бүләк иттек. «Инсаф булыш!» – дип шалтыратуга, булдыра алганча булышабыз. «Рәхмәт хатларын кем исеменә языйк?» – дип шалтыратуларга: «Без кәгазь өчен эшләмибез. Иң мөһиме: кешегә файда булсын! Җиңү хакына бергә тырышабыз», – дип җавап бирәм», – дип сөйләде Инсаф.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100