news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрбиләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең эш хакы 10,5 процентка артты

Хәрбиләр һәм кайбер көч ведомстволары хезмәткәрләренең эш хакы 1 октябрьдән 10,5 процентка артты. Россия Хөкүмәтенең шул хактагы карары хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«РФ Хөкүмәте карары: 1. 2023 елның 1 октябреннән контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең хәрби дәрәҗә буенча окладларын һәм хәрби вазифалар буенча окладлары күләмен; чакырылыш буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең хәрби вазифалар буенча окладлары күләмен 1,105 тапкыр (10,5 процентка) арттырырга», - диелә документта.

Моннан тыш, Росгвардия, полиция, эчке эшләр органнары, җинаять-башкарма система учреждениеләре һәм органнары, мәҗбүри үтәтү органнары, Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәте, таможня органнары һәм федераль фельдъегерь элемтәсе органнарының идарә итүче составы хезмәткәрләренең вазифаи һәм махсус дәрәҗә буенча окладлары да 10,5 процентка арттырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100