news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре психологларга бердәм телеграмм-чатта мөрәҗәгать итә ала

Россиядә бердәм федераль телеграм-чат эшли, анда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары тәүлек буе профессиональ психологлардан бушлай ярдәм алырга мөмкин.

Аралашу аноним рәвештә – шәхси мәгълүматларны сорамыйча уза. Илнең теләсә кайсы төбәгеннән мөрәҗәгать итәргә була, дип хәбәр итте Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты җитәкчесе Юлия Белехова.

Чатта 10 төбәктән 75 тәҗрибәле белгеч эшли. Бер елда алар 4 меңнән артык кешегә ярдәм иткән, шул исәптән аеруча авыр хәлдә калганнарга да.

«Без аралашуның цифрлы форматына ихтыяҗ күрәбез, поликлиникага барырга кирәкми һәм сине күршеләр күрмәячәк. Чатның бер ел эшләү дәвамында белгечләр тарафыннан 4 меңнән артык шәхси мөрәҗәгать эшкәртелгән. Бүген без иң авыр очракларны да карыйбыз. Без ясалма интеллект кулланмыйбыз, без белгеч белән тере аралашу турында», — дип уртаклашты чат координаторы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Сәламәтлек контроле» федераль проекты җитәкчесе Евгений Мартынов.

16 меңнән артык кеше чатка сылтама буенча кергән. Аны РФ Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Ватан хәрбиләре гаиләләре комитеты һәм «Социаль өлкә» фонды оештырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot