news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрбиләр арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Рәисе Кубогы медальләре уйнатылды

Хәрбиләр арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Рәисе Кубогы медальләре уйнатылды
Фото: minsport.tatarstan.ru

Бүген Байлар Сабасы районында «Саба-Арена»да махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Рәисе Кубогына чираттагы ярышлар тәмамланды. Турнирда 50дән артык хәрби хезмәткәр катнашты.

Кубокны ачу һәм ябу тантанасында Татарстан спорт министры урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Фролова, «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачная, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов һәм Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов катнашты.

Ярышлар йомгаклары буенча җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә билгеләнде:

• Абсолют беренчелек:

1 урын - Рамил Нуриязданов

2 урын – Альберт Бәдретдинов

3 урын – Марат Гыйззәтуллин

• Терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килгән спортчылар: 1-10 сыйныф:

1 урын – Илдар Рәфиков

2 урын - Рүзәл Гыйниятуллин

3 урын – Алексей Симонов

• Сукырлар спорты:

1 урын – Виталий Лебедев

2 урын – Румис Әсәдуллин

3 урын – Илһам Шәфиков.

Сентябрьдә Казанда Раис кубогының киләсе этабы уза. Катнашучылар нарда уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot