news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәрбиләр арасында «Абилимпикс» җиңүчесе Руслан Харасов Габишевода тавыш бирде

Махсус хәрби операция катнашучылары арасында беренче «Абилимпикс» чемпионаты җиңүчесе Руслан Харасов Татарстан Рәисен сайлауларда тавыш бирде.

Махсус операция катнашучысы республиканың Лаеш районы Габишево авылында тавыш бирде. №1751 сайлау участогы мәдәният-спорт үзәге (Совет урамы, 5а) бинасында оештырылган.

Махсус хәрби операция катнашучылары арасында һөнәри осталык буенча беренче «Абилимпикс» чемпионатының ябылу тантанасы 2025 елның 29 июлендә Казанда үтте.

Чемпионатта Россиянең 79 төбәгеннән килгән вәкилләр катнашты, ярыш программасында 15 компетенция булды. Махсус операция катнашучылары арасында «Абилимпикс» чемпионаты Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot